• Русский
  • Татарча

Казанда республика мәктәпләрендә тәрбия системасы турында фикер алыштылар

2019 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең “Татарстан Республикасында тәрбия системасы: традицияләр һәм заман таләпләре” темасы буенча секция утырышы үтте.

Казан шәһәре Идел буе районының 35 нче мәктәп — “Галактика” белем бирү үзәге базасында узган секция утырышында республика мәгариф оешмалары директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, педагог-психологлар, педагог-оештыручылар катнашты.

Секция утырышының пленар утырышында тәрбиянең актуаль мәсьәләләре турында докладлар белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова, Татарстан Республикасы бала хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкиллек Аппаратының балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча бүлек җитәкчесе Эльвира Сафина, Казан шәһәре Совет районының өстәмә белем бирү лицее — инженерлык үзәге педагогы Евгений Денисов һәм Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясе тарих һәм җәмгыять белем укытучысы, сыйныф җитәкчесе Кристина Коробейникова чыгыш ясады.