• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманованың Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлавы

Уважаемые коллеги! Дорогие женщины!

Сезне табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә, гүзәллек һәм матурлык бәйрәме, күңелләрдә яңа илһам тудырган Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Хатын-кызларыбыз һәрбер өлкәдә – фәндә, спортта, эшмәкәрлектә, иҗтимагый тормышта уңышларга ирешүгә сәләтле икәнлекләрен мең кат расладылар инде. Шул ук вакытта сез бу дөньяга мәхәббәт һәм матурлык алып килүчеләр, әйләнә-тирә дөньяны мәрхәмәтле һәм камил итүчеләр, илһам чыганагы һәм гаилә учагын саклаучлар да булып торасыз.

Сезгә күркәм идеяләр һәм шәси тормышыгызда иминлек, уңай тәэсирләр һәм яңа ачышлар насыйп булсын. Юлларыгызда киртәләр очрамасын, һәр яңа көн сезгә шатлык-куанычлар гына алып килсен!

Ныклы сәламәтлек, бәхет, бәрәкәт һәм яңа казанышлар телим сезгә!