• Русский
  • Татарча

«Конфликтларны җайга салу технологияләре (конфликтларны хәл итүнең нәтиҗәле ысулы буларак медиация)» эшлекле уены форматында вариатив чара

2020 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, төбәк проектларын гамәлгә ашыру һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче һәм белем бирү нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрү һәм 2020 елда Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында эшлекле уен форматында «Конфликтларны җайга салу технологияләре (конфликтларны хәл итүнең нәтиҗәле ысулы буларак медиация)» вариатив чарасын оештырды һәм үткәрде.

Чарада Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге Кадет мәктәбенең, 65 нче ачык (сменалы) мәктәпнең, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 31 нче мәктәпнең, Яр Чаллы шәһәре 38 нче урта мәктәбенең 37 педагогик хезмәткәре катнашты.

Институтның Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Шәрифҗанова К.Ш. белем бирү киңлегенә медиацияне кертүнең нәтиҗәлелегенә басым ясады, чөнки медиация хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән һәм үзара файдалы нәтиҗәгә ориентлашкан.

Эш онлайн-режимда барды, чатта чыгыш ясаучының катнашучылар белән элемтәсе актив хупланылды.

Чара материаллары (тезислар һәм презентацияләр) катнашучыларга җибәрелде.