• Русский
  • Татарча

«Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар традицияләренең тәрбияви потенциалы» төбәкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрү турында

2020 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Лаеш муниципаль районы Мәгариф идарәсе мәйданчыкларында онлайн режимда «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар традицияләренең тәрбияви потенциалы» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Конференция эшендә Екатеринбург, Красноярск, Ижевск, Казан, Төмән өлкәләреннән, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан төрле белем дәрәҗәсендәге 200 гә якын педагогик хезмәткәр катнашты.

Пленар һәм секция утырышлары барышында мәгариф оешмаларында этномәдәни белем бирү формалары һәм методлары; матди мәдәни мирасны саклау буенча иң нәтиҗәле форма буларак балаларның сәнгати-гамәли иҗатын гамәлгә ашыру юлы белән тәрбияләү эчтәлеген яңарту; Федераль дәүләт белем бирү стандартларының этномәдәни компонентын укыту программаларында гамәлгә ашыру; дәрестән тыш һәм ял итү эшчәнлегендә заманча тәрбия системаларыннан гамәли файдалану мәсьәләләре каралды.

Башкаручы коллективларның концерты, шулай ук Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы, профессор, Пермь федераль тикшеренү үзәгенең баш фәнни хезмәткәре А.В. Черныхның ачык лекциясе һәм «Республика музыка көллияте» КПОУ УР бүлекчәсе мөдире, Удмуртия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре М.Н. Роготневаның мастер-классы истә кала торган вакыйгалар булдылар.

Фотогалерея