Үзәктә – милли мәгариф проблемалары

Республикабызда мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәләре дәвам итә. Инде алдан хәбәр иткәнчә, быелгы чараның үзәгендә милли мәгариф темасы. Үткәрү урыны итеп Мөслим районы сайлануы да юкка гына түгел, әлеге район педагоглары соңгы елларда милли мәгарифне устерү өлкәсендә нәтиҗәле эшләүләрен һәрдаим раслап киләләр.

Август киңәшмәсе кысаларында милли мәгариф темасына багышланган секция эше 9 августта Мөслим район үзәгендә үтте. Секция эшендә муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре җитәкчеләре урынбасарлары, татар мәктәпләре, гимназияләре директорлары, милли мәгариф буенча методистлар һәм башка мәгариф өлкәсе белгечләре катнашты. Көннең беренче яртысында конференциядә катнашучылар Мөслимнең мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты – Мөслим лицеенда, Г.Тукай исемендәге мәктәптә, “Кояшкай”, “Күбәләк”, “Миләшкәй” балалар бакчаларында, Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә, Туган як музеенда, “Курай” ял паркында булдылар.

Көннең икенче яртысында пленар утырыш үтте һәм ул “Татарстан Республикасында милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары” дигән темага багышланды. Пленар утырышта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин, Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Мулллин, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина һәм башка кунаклар катнашты.

Секция утырышының әһәмиятен билгеләп, Энгель Фәттахов конференциядә катнашучыларны сәламлап болай диде: “Туган тел мәсьәләсе хәзерге вакытта кискен рәвештә куела, чөнки әкренләп глобальләшү чорында туган телләр юкка чыгу алдында, ләкин татар теле белән алай булырга тиеш түгел. Безнең максат - миллилекне, туган телебезне саклау. Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар бар көченә телне, татар мәктәпләрен сакларга тырышканда, без үзеебездән торганын эшләмәсәк, дөрес булмас иде".

Секция утырышында яңгыраган һәр чыгышта да милли мәктәп, милли телдә укыту, аның проблемалары, киләчәк перспективалар мәсьәләсе ярылып ятты. Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов аларга бик тәфсилле тукталып үтте, үзенең чыгышында конкрет мисаллар белән әлеге юнәлештәге гамәли эшчәнлекне анализлады, проблемаларга тукталды, перспективаларны билгеләде.

ТФА вице-президенты Д. Заһидуллинаның чыгышы милли мәгариф концепциясен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланды. Ул аны гамәлгә ашыру юлларын күрсәтте. Секция утырышында шулай ук милли мәгариф эшчәнле буенча гамәли эш алымнары, белем бирүнең заманча технологияләре, милли тәрбия мәсьәләләре, республикабызда милли телләрне өйрәнү, укучыларга милли тәрбия бирүдә мәктәп һәм гаиләнең хезмәттәшлеге турында да чыгышлар яңгырады.

Киңәшмә ахырында фән һәм мәгариф министры Э.Н. Фәттахов милли мәгариф эшчәнлегендә уңыш казанган педагогларны һәм мәгариф оешмаларын бүләкләде. Секция утырышына йомгак ясап, министр әлеге юнәлешнең киләчәктә өстенлекле булачагына, аны гамәлгә ашыруда дәүләтнең һәрадим игътибар үзәгендә калачагына басым ясады.

Мәгарифне үстерү институтының Милли мәгариф үзәге хезмәткәрләре дә ректорыбыз Рина Ринадовна белән секция утырышын оештыруда актив катнаштылар. Секция утырышында катнашканнар институтның бу юнәлештәге эшчәнлеген яктырткан баннерларны һәм дәүләт заказы белән башкарылган уку-укыту әсбапларын кызыксынып өйрәнделәр.

Фотогалерея