Россия регионнары вәкилләре белән түгәрәк өстәл

3 нче июль көнне Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының актлар залында «Татар теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә Россия Федерациясе төбәкләре белән хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре» дигән темага түгәрәк өстәл узды.
«Түгәрәк өстәл» эшендә катнаштылар:

• Россия Федерациясенең 13 төбәгеннән килгән татар теле укытучылары һәм 10 мәктәп директоры, 3 директор урынбасарлары;
• Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы һәм чит төбәкләр белән хезмәттәшлек оештыручы белгечләре;
• «Ватаным Татарстан», газетасы, “Белем дөньясында” телевизион тапшыру журналистлары;
• Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры һәм укыту-методик эшләр буенча проректоры , менеджмент һәм татар теле һәм әдәбияты кафедрасы, милли мәгариф лабораториясе хезмәткәрләре.

«Түгәрәк өстәл» утырышын Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Рина Ринадовна алып барды. «...Ерак араларны якын итеп профессиональ компетентлыкларын камилләштерергә килгән милләттәшләребезне Мәгарифне үстерү институтында кабул итү куанычлы да, бик җаваплы да.

Җаваплы, чөнки Россия Федерациясе мәгарифен яңарту юнәлешендә бик җаваплы чор. Беренчедән, бу белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын һәм педагогларның профессиональ стандартлырын эффектив гамәлгә кую чараларын эзләү чоры. Икенчедән, шушы яңарыш чорында татар телебезне укыту мәсьәләләрен уңышлы хәл итү, эзләнү чоры. Димәк, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тәкъдим иткән квалификация күтәрү программасы Россия Федерациясе хөкүмәте заказын да, татар милләте заказын да комплекслы хәл итү юлларын күрсәтергә бурычлы.

Куанычлы, чөнки Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы шушы зур бурычны безнең институтка ышанып тапшырды», - диде институт ректоры Рина Ринадовна; атна буена дәвам итәчәк эшчәнлектә активлык һәм нәтиҗәлелек юлдаш булуын теләде.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының укыту-методик эшләр буенча проректоры Лилия Фәннүровна бу сөйләшүнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Гомуми белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын һәм педагогларның профессиональ стандартын гамәлгә кую чорында педагогик эшчәнлек» һәм чит өлкәләрдәге татар мәктәпләре җитәкчеләре өчен “Мәгариф системасын яңарту шартларында гомуми белем оешмалары үсеше белән идарә” дип аталган квалификация күтәрү курсы кысаларында оештырылуын ассызыклады.

“«2014-2020 нче елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм ТРның башка халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» ТРсы дәүләт программасы нигезендә инде икенче ел чит өлкәләрдә яшәүче милләттәшләребез мәнфәгатен кайгыртып, махсус укулар оештырыла. Үткән ел илебезнең 17 төбәгеннән 25 тәрбияче һәм 25 татар теле укытучысы үзенең квалификациясен күтәргән булса, быел 37 татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 10 мәктәп директоры, 3 директор урынбасары белем күтәрә.

«Гомуми белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын һәм педагогларның профессиональ стандартын гамәлгә кую чорында педагогик эшчәнлек» дигән проблемага багышланган 108 сәгатьлек квалификация күтәрү программасын Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты милли мәгариф лабораториясе әзерләде. Квалификация күтәрү программасын үзләштерү дәверендә асылы ассызыкларнырга тиешле үзәк темалар: гомуми белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары, педагогларның профессиональ стандарты һәм педагогик эшчәнлек. “Педагогик эшчәнлек” - киң төшенчә, ул дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек оештыруны да, профессиональ компетентлылыкны һәряклы һәм һәрдаим камилләштерү максаты белән алып барылган үзбелем күтәрүне дә колачлый,” – диде ул.

Татар теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә Россия Федерациясе төбәкләре белән хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре хакында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Гөлназ Хәмзовна җентекле мәгълүмат бирде.

Гомуми белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын һәм педагогларның профессиональ стандартын гамәлгә кую чорында хезмәттәшлекнең кыйммәте, чит өлкәләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен махсус квалификация күтәрү программасы эшләнү һәм гамәлгә куюның көнүзәклелеге ассызыкланды. Татарстан Республикасы хөкүмәтенә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты җитәкчелегенә, менеджмент кафедрасына һәм милли мәгариф лабораториясенә рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Фотогалерея