Мөгаллимлек аланы (Йомгаклау)

Мең төрле кызыклы чаралар белэн Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында республиканың югары уку йортларында педагогик белем алучы 3-4 курс студентлары (стипендиатлар) өчен оештырылган «Балкыш» җәйге лагереның икенче көне утеп киткәне сизелми дә калды. Студентлар өченче (29.06.2017) көнне башлар өчен спорт мәйданчыгына җыелды.

Лагерьның икенче көне дә көллият укытучылары һәм студентлары коллективы әзерләгән берсеннән-берсе мавыктыргыч чараларга бай булды: иртәнге аштан соң проект эшчәнлеге серләренә төшенделәр, флешмоб әзерләделәр. Төшке аштан соң мастер-классларда төрле өлкәләрдә күнекмәләр алдылар: роботехника, информацион технологияләр, лидерлык серләренә төшенү, интерактив такта мөмкинлекләре, татар халык җырларын аранжировкалау буенча «Steinberg Cubase» программасында эшләп карау, “Биш минутта өйрәтәм” (кул эшләнмәләрен ясау). Аннан соң бөек шагыйребез Г.Тукайның әдәби музей комплексына Кырлай авылына сәяхәт. Кичке аштан соң Казансу елгасы буенда квест -уенда көч сынашу булды. Көн традицион кичке шәмчек белән тәмамланды.

Тысячами интересных мероприятий незаметно пролетел второй день лагеря «Балкыш» для будущих учителей-билингвалов из числа студентов 3-4 курса целевой (стипендиальной) подготовки педагогических кадров на базе Арского педагогического колледжа им. Г. Тукая. Третий день (29.06.2017) начался, как обычно, с утренней зарядки на спортивной площадке.

Второй день лагеря был заполнен захватывающими мероприятиями: после завтрака постигали азы проектной деятельности, подготовили флешмоб. После обеда на мастер-классах получали умения и навыки в различных областях: робототехника, информационные технологии, лидерские качества, возможности использования интерактивной доски, аранжировка татарских народных песен в программе «Steinberg Cubase», «Научу за пять минут» (полезные поделки). Затем студенты поехали в деревню Кырлай в литературно-музейный комплекс великого поэта Г. Тукая. После ужина померились силами в квест-игре на набережной реки Казанки. Традиционно день завершился вечерней свечкой.