• Русский
  • Татарча

«Неокнига» I Республика фәнни-гамәли конференциясе

2019 елның 15 мартында Югары Ослан районының Куралово урта гомумбелем мәктәбе базасында “Неокнига” I Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференция Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты тарафыннан Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының мәгариф бүлеге белән берлектә оештырылды һәм китап укуга кызыксынуны формалаштыру һәм үстерүнең актуаль мәсьәләләренә, һәм шулай ук Татарстан Республикасы укучылары арасында заманча әдәбиятны популяштыруга багышланды.

Конференциянең максаты – яшь буынны китап укуга тартуны активлаштыру, укучыларның да, шулай ук белем бирү оешмаларының педагогларын да китап уку һәм заманча әдәбиятны өйрәнүдә иҗади, танып белүле һәм интеллектуаль инициативаларын фәнни-тикшеренү, шул исәптән проект эшчәнлеге аша актуальләштерү.

Чарада гомумбелем бирү оешмалары һәм өстәмә белем бирү оешмалары педагогик хезмәткәрләре (предмет укытучылары, педагог-китапханәчеләр, өстәмә белем бирү педагоглары, мәгариф оешмалары методистлары һ.б.), 7-11 сыйныф укучылары катнашты.

1 тур (читтән торып) – гариза бирү һәм таләпләргә тәңгәл китереп материаллар тәкъдим итү – 2019 елның 15 февралендә төгәлләнде.

2 турда (турыдан-туры) 43 эш тәкъдим ителеп, аларның авторлары 29 укучы һәм 25 педагогика хезмәткәре иде.

2 тур кысаларында Конференциянең барлык юнәлешләре буенча да дүрт секция эше оештырылды:

  • буктрейлер (укучылар);
  • буктрейлер (педагогик хезмәткәрләр);
  • педагогик остаханә;
  • укучыларның тикшеренү һәм иҗади эшләре.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының уку-методологик эш буенча проректоры, сәнгать белеме кандидаты Сәгиева Г.Х., Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Абрамова Л.В. мөрәҗәгать иттеләр.

Барлык катнашучыларга да Сертификатлар тапшырылды, ә иң яхшы эшләр I, II һәм III дәрәҗә Дипломнарга, чараның партнерлары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, “Русское слово” нәшрияты, “Дом Книги” кибетләр челтәре әзерләгән истәлек статуэткаларына һәм бүләккә китапларга лаек булды.

Фотогалерея