• Русский
  • Татарча

Игътибар! Грант!

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 3 июлендәге 541 санлы “Математик, табигый-фәнни һәм мәгълүмати-технологик профильдәге предметларны тирәнтен өйрәнүле гомуми төп, гомуми урта белем бирү программаларын гамәлгә ашырган мәгариф оешмаларына ярдәм итү” гранты турында” карарын гамәлгә ашыру максатында 2019 елның 15 гыйнварыннан алып 15 февральгә кадәр Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлагы тарафыннан “Математик, табигый-фәнни һәм мәгълүмати-технологик профильдәге предметларны тирәнтен өйрәнүле гомуми төп, гомуми урта белем бирү программаларын гамәлгә ашырган мәгариф оешмаларына ярдәм итү” грантына дәгъва кылуга конкурслы сайлап алу үткәрелә. Грантка дәгъва кылуга конкурслы сайлап алу операторы - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты.

Барлык сораулар буенча да ТР Мәгарифне үстерү институтының методик эшне үстерү бүлеге җитәкчесе О.В. Мартьяновага мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Элемтә өчен телефон: 533-03-90, e-mail: msairort@yandex.ru

  • Приказ и положение о конкурсном отборе на соискание гранта