• Русский
  • Татарча

“Аутистик спектры тайпылышлары булган балаларны психологик-педагогик коррекцияләү” программасы буенча һөнәри яктан яңадан әзерләүнең төгәлләнүе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының дәүләт биременә яраклы рәвештә, “Һөнәри яктан яңадан әзерләүне оештыру һәим үткәрү турында” 2018 елның 9 апрелендәге 197/18-ОД боерыгы нигезендә, педагогика, психология һәм андрогогика кафедрасы тарафыннан 2018 елның 10 апреленнән алып 22 ноябренә кадәр “Аутистик спектры тайпылышлары булган балаларны психологик-педагогик коррекцияләү” өстәмә һөнәри программасы буенча һөнәри яктан яңадан әзерләү үткәрелде (күләме – 330 сәгать).

2018 елның 13 декабрендә тыңлаучыларга һөнәри яктан яңадан әзерләү турында дипломнарны тантаналы төстә тапшыру булды.

Һөнәри яктан яңадан әзерләү буенча әлеге программа педагогик хезмәткәрләргә аутистик спектры тайпылышлары булган укучыларга психологик-педагогик ярдәм бурычларын чишү өчен мөһим булган һөнәри компетенцияләрне формалаштыруга, инклюзив белем бирүнең “киртәле” белем бирү һәм социал мохитын булдыруга юнәлтелгән.

Һөнәри яктан яңадан әзерләү тыңлаучылары категориясе педагогик/психологик белемгә ия булган, мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашырган педагогик хезмәткәрләрдән гыйбарәт иде: директорлар, мәктәпкәчә белем бирү учредение җитәкчеләре, башлангыч сыйныф укытуычылары, предмет укытучылары, педагог-психологлар, укытучы-дефектологлар, тәрбиячеләр, барлыгы 48 кеше иде. Тыңлаучылар алган һөнәри компетенцияләрне, осталыкларны һәм белемнәрне куллану өлкәләре: инклюзив белем бирү шартларында мәктәпкәчә, башлангыч, төп гомуми белем программаларын гамәлгә ашыру.

Программада Татарстан Республикасы муниципаль районнары: Казан шәһәре (Совет, Мәскәү, Идел буе, Яңа Савин, Авиатөзелеш, Киров районнары), Балык Бистәсе МР, Саба МР, Буа МР, Сарман МР, Арча МР, Лаеш МР, Яшел Үзән шәһәре катнашты.

Һөнәри яктан яңадан әзерләү программасының эчтәлеген тыңлаучылар тарафыннан үзләштерү читтән торып (ерактан торып) һәм көндезге бүлек формаларында гамәлгә ашырылды.

Читтән торып (ерактан торып) укыту “Инклюзив белем бирүнең педагогикасы һәм психологиясе”,”Аутистик спектры тайпылышлары булган балаларны укытуның һәм коррекцияләүнең норматив-хокукый һәм психологик-педагогик нигезләре” тематикасы буенча үткәрелде.

Ерактан торып укыту модуленең тәкъдим ителгән эчтәлеген сайлау очраклы гына түгел. Педагогның һөнәрмәндлек дәрәҗәсен күтәрү кысаларында психологик һәм педагогик теориянең һәм гамәли эшләрнең актуаль темалары булып аутистик спектры тайпылышлары булган укучыларны укыту, коррекцияләү һәм социальләштерү өлкәсендә педагогик компетенциялелек мәсьәләсе, аутистик спектры тайпылышлары булган балаларның үз-үзләрен тотышын коррекцияләү нигезләре, социаль һәм эмоциональ сәләтләрне, тормыш компетенцияләрен, һәм шулай ук әйләнә-тирә дөньяга яраклашуын формалаштыру мәсьләләре тора.

Көндезге уку аудиторияләрдә һәм стажировка мәйданчыклары базасында (белем бирү оешмаларында) оештырылыган лекция һәм гамәли дәресләр, фәнни дискуссияләр, практикумнар, семинарлар процессында гамәлгә ашырылды. Бу вакытта аерым игътибар конкрет аутистик спектры тайпылышлары булган балаларга психологик-педагогик булышу, коррекцияләү һәм укыту вакытында барлыкка килгән педагогик хәл-хәлатләргә бирелде.

“Аутистик спектры тайпылышлары булган балаларны психологик-педагогик коррекцияләү” һөнәри яктан яңадан әзерләү программасы тыңлаучыларына төп оештыру формасы булып стажировка саналды һәм ул белем бирү оешмаларында һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында укучы аутистик спектры тайпылышлары булган балаларга психологик-педагогик булышу бурычларын чишү өчен педагогларга мөһим булган һөнәри компетенцияләрне формалаштыруга һәм камилләштерүгә юнәлтелгән.

Стажировка мәйданчыкларында Казан шәһәренең АСТБ балаларны тәрбияләгән ресурс мәктәпләре һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары катнашты. Болар: “Соматик авырулы баларны көндезге озайтылган укыту өчен 168 нче төп гомумбелем бирү мәктәбе” МБББУ (мәктәп һәм мәктәпкәчә бүлеге), директоры — Чекунова Ю.А.; Казан шәһәренең Идел буе районындагы “97 нче татар-рус урта белем мәктәбе” МБББУ, директоры – Әбдерәшитова А.Ш., Мәскәү районының “65 нче татар-рус урта белем бирү мәктәбе” МБББУ, директоры – Хаҗиәхмәтова Ф.Х.; Казан шәһәренең “Казаныш” нейропсихологик диагностика һәм коррекция гаилә үзәге, директоры – Газизова Д.Г.; Казан шәһәренең Совет районы “332 нче балалар бакчасы” МАМББУ, мөдире – Шәйдуллина М.А.; Казан шәһәренең Вахитов районы “63 нче балалар бакчасы”, мөдире – Безделева М.Ю.

Стажировка барышында АСТБ балаларга психологик-педагогик булышу, укыту һәм коррекцияләүнең заманча модельләре һәм формалары күрсәтелде.

Стажировкада катнашучылар аутистик спектры тайпылышлары булган балаларны укыту һәм коррекцияләү проблемалары буенча укытуның оештыру һәм эчтәлек ягыннан югары дәрәҗдә булуын һәм аны һөнәри эшчәнлектә куллануның нәтиҗәлелеген билгеләп үттеләр.

Фотогалерея