• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы яшь педагоглары форумы (“Укытучы 2.0” ФИМ)

2019 елның 17 гыйнварында Казан шәһәренең 180 нче күппрофильле полингвиаль гимназиясе базасында “Укытучы 2.0” Федераль инновацияле мәйданчыгы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Яшь педагоглары советы белән берлектә Татарстан Республикасы гомумбелем оешмалары яшь педагоглары форумы үткәрелде.

Форум өч өлештән торды. Иң башта яшь педагоглар үзләренең сайлап алуы буенча математикадан (Ризванов З.З.) һәм рус теленнән (Аникеева Э.Д.) ачык дәресләр, тәҗрибәле һәм танылган укытучылар – Кәримова Р.А., Хәбирова Р.Р., Хәсәнова З.Ф., Аникеева И.А., Сизой В.В. күрсәткән мастер-классларны карадылар.

Форумның икенче өлешендә “Дизайн-сессия” үткәрелеп, анда яшь педагоглар һөнәри үсеш календаре белән таныштылар. Тәҗрибәле модераторлар – Шәймөхәммәтова Э.Р., Азимуратов Ш.Б., Яхин И.Я., Бәхтиев Р.Ф., Сафиуллин И.И., Симашева Э.И., Шакирҗанов Д.С. җитәкчелегендә укытучылар һөнәри үсеш буенча үзләренең планнарын яздылар.

Форум Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Л.Н., РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзларының Татарстан республика комитеты рәисе Прохоров Ю.В., “Иннополис лицее” директоры урынбасары Головенькина А.Н., ТР Яшьләр эшләре министрлыгының бүлек җитәкчесе Сугоняко Д.В., Казан шәһәренең Совет районы 15 нче аерым предметларны тирәнтен өйрәнә торган мәктәбе директоры Филатов И.А. катнашында панельле дискуссия үткәрү белән тәмамланды. Ә дискуссиянең модераторы булып Татарстан Яшь педагоглар советы рәисе Кәримов Р.А. чыгыш ясады. Чакырылган абруйлы кунаклар яшь педагогларның һөнәри үсеш юнәлешләрен билгеләделәр һәм аларның сорауларына җавап бирделәр.

Форумда катнашучыларга укутучылык җәмгыяте тарафыннан күрсәтелгән үзара ярдәмләшү мохитына күмелү җиңеллек тудырды, талантлы һәм тәҗрибәле хезмәттәшләре белән үзара ярдәмәләшү мохитында таяныч хисләре уятты.

Әлеге чарадан фотосүрәтләр белән түбәндәге сылтама аша кереп таныша аласыз: https://drive.google.com/drive/folders/1iOnFsiy6PrT30zKzy-aqAqbViRDxOo94....

Әгәр сез бераз гына вакытыгызны сарыф итеп, әлеге чара турында үз фикерләрегезне язып калдырсагыз, оештыручылар сезгә бик тә рәхмәтле булырлар, моның өчен https://goo.gl/forms/qmPCNaT4AtYP4YSA2. сылтамасы аша керегез. Бу исә алга таба мондый чараларны тагын да файдалырак һәм кызыклырак итү мөмкинлеге бирәчәк.

Сезне “Укытучы 2.0” федераль инновацияле мәйданчыгының киләсе чараларында катнашырга һәм чыгыш ясарга көтеп калабыз.

Фотогалерея