• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

“Мәгарифтә аддетив технологияләр” дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли семинар

28 февральдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында “Мәгарифтә аддетив технологияләр” дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы, Түбән Новгород, Воронеж, Белгород өлкәләре, Красноярск, Ставрополь крайлары, Ханты-Мансы, Ямал-Ненец автономияле округлары педагоглары катнашты.

Мәктәпкәчә белем оешмалары педагогларының билингвизм шартларында балаларны телгә өйрәтү буенча укулары тәмамланды

Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 20 кешенең ТР Мәгарифне үстерү институтында 72 сәгатьлек ерактан торып һәм көндезге бүлектә укулары үтте. Курсларда укучылар программа эчтәлеген көндезге бүлектә һәм ерактан торып белем алу формаларында уку аудиторияләрендә һәм стажировка мәйданчыклары базасында (Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 372 нче балалар бакчасы һәм Киров районының 81 нче балалар бакчасы) гамәли юнәлештәге дәресләрдә үзләштерделәр.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманованың котлавы

Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм!

Әлеге бәйрәм – Ватанны саклаучыларның барлык буыннарына тирән ихтирам һәм ихлас рәхмәтләребезне ирештерү көне, кыю йөрәкле, үз ил-йортына, Ватанына тугрылыклы көчле рухлы кешеләр, каһарманлык һәм намуслылык бәйрәме.

“ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында мәгариф оешмасының полимәдәни мохитында мәктәп китапханәчесенең һөнәри компетенцияләрен камиллләштерү” программасы буенча китапханәчеләрне укыту

2019 елның 28 гыйнварыннан 15 февральгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында 26 мәктәп китапханәчесе белемнәрен күтәрде. Курсның темасы “ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында мәгариф оешмасының полимәдәни мохитында мәктәп китапханәчесенең һөнәри компетенцияләрен камиллләштерү” иде.

Яшь педагоглар өчен «TeachMeet» семинары («Укытучы 2.0 ФИМ»)

Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының Федераль инновацияле мәйданчыгы – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты “Укытучы 2.0” инновацияле мәйданчыгы проектын гамәлгә ашыру кысаларында, ТР Яшь педагоглар советы һәм Чаллы шәһәре яшь педагог мәктәбе белән берлектә 2019 елның 21 февралендә яшь педагоглар өчен “Сәләтле һәм мотивлаштырылмаган укучылар белән эшне оештыру” темасына семинар үткәрә. Семинар 14.00 – 16.30 сәгатьләрдә узачак..

Уздыру урыны: Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернаты.

Мәктәпкәчә белем педагогларының инновацияле эшчәнлеге

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты РФ мәгариф һәм фән министрлыгының 2018 елның 31 гыйнварындагы 5 нче боерыгы буенча федераль челтәрле инновацияле мәйданчык эшчәнлегенең “Мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын бәяләү системасын оештыру өчен методик комплекс нигезендә мәктәпкәчә белем бирүдә белем сыйфаты белән идарәнең системалы моделен эшләү һәм кертү” темасы буенча төбәк координаторы санала.

Моннан тыш, чарада катнашучылар Татарстан Республикасы ректорлар советы утырышы алдыннан оештырылган күргәзмәдә Казан федераль университетының алдынгы фәнни проектлары белән танышу мөмкинлеге алдылар. Күргәзмәдә университетның өстенлекле үсеш юнәлешләре




Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 елның 04 декабрендәге 1536 нчы санлы боерыгы белән расланган фәнни-педагогик кадрларны вазифаларга йөкләү тәртибе турындагы Нигеләмәгә һәм РФнең Хезмәт кодексына, 2012 елның 29 декабрендәге 273-Ф3 санлы “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законга, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Уставына тәңгәл китереп, профессор-укытучылар составы (кушымта 1) һәм фәнни хезмәткәрләр (кушымта 2) вакантлы вазифаларына конкурс ителә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни учреждениеләр җитәкчеләре белән очрашты

2019 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның республикабыз югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни учреждениеләр җитәкчеләре белән очрашуында катнашты. Очрашу Россия фәне көне уңаеннан бәйрәм чаралары кысаларында республикабызга килгән Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры урынбасары Марина Александровна Боровская катнашында узды.

Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләре педагогларын укыту тәмамланды

Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләреннән 25 кеше Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында ерактан торып һәм көндезге бүлектә 72 сәгатьлек курсларны үтте. Өстәмә һөнәри программаның максаты булып, мәктәпкәчә белем ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында балаларны ТРның ике дәүләт теленә өйрәтү буенча УМКга тәңгәл китереп, яңа һөнәри эшчәнлек компетенцияләрен камилләштерү һәм алу иде.

Минзәлә муниципаль районында “Ел укытучысы-2019” Бөтенроссия конкурсының алтынчы зональ этабы үтә


“Ел укытучысы-2019” Бөтенроссия конкурсының зональ этабы бүген Татарстан Республикасының Минзәлә районында дәвам итә. 2019 елның 6-7 февралендә Тукай, Әгерҗе, Менделевск, Чирмешән, Минзәлә районнары һәм Чаллы шәһәре укытучылары, шул исәптән “Педагогик дебют” номинациясендә чыгыш ясыячак яшь укытучылар үзләренең дәресләрен һәм мастер-классларын күрсәтә.

Pages