• Русский
  • Татарча

«Инклюзив белем бирүдә инновацион технологияләр» темасына квалификация күтәрү

2024 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Инклюзив белем бирүдә инновацион технологияләр» темасына өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды. Курс кураторлары: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге директоры Шәрифҗанова К.Ш., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы доценты психология фәннәре кандидаты  Кедрова И. А.

Татарстан Республикасының 86 педагогик хезмәткәре укыды. Курс күләме: 56 сәгать. Программа тыңлаучыларның инклюзив белем бирүнең заманча технологияләре өлкәсендәге һөнәри компетенцияләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән. Әлеге квалификация күтәрү программасының тыңлаучылар арасында ихтыяҗы зур, чөнки ул гамәли юнәлешле.

Уку барышында тыңлаучылар сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, мәктәпләрдә булдылар. Аутистик спектрда тайпылышлары булган балалар өчен «Без бергә» КФУның мәктәпкәчә белем бирү оешмасына, ишетү һәм күрү сәләтендә тайпылышлар булган укучылар өчен мәктәпкә бару зур кызыксыну уятты. Дәресләрдә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү технологияләре, профильле белгечләр: логопедлар, педагог-психологлар, нейропсихологлар, дефектологлар дәресләре күрсәтелде.
 

 

 

Фотогалерея: